Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елның 18 августында Зәй районының Перцовка авылында туа. 1941 елның 21 июнендә урта мәктәпне тәмамлый. 1942 елның гыйнварында Вилен хәрби пехота училищесына озатыла, аны тәмамлаганнан соң фронтка озатыла. Леонид Мачтаков Ржев янындагы каты сугышларда беренче җәрәхәтләнүен ала. 1942 елның ноябрендә 279 нчы укчы дивизия составында каты оборона тоткан Сталинградка китә. Декабрьдә Леонид Яковлевич үзенең часте белән бергә каты һөҗүмдә катнаша. Луганскка барып җитә, анда урам сугышында яралана. Госпитальдән соң 57 нче армия составында ул Курск дугасындагы сугышта катнаша, анда тагын контузия ала. Сәламәтләнгәннән соң, яңадан хәрби гамәлләрдә катнаша. Леонид Яковлевич Украинаны, Румынияне, Болгарияне, Югославияне азат итә һәм Венгриягә барып җитә. 1947 елда сугыштан әйләнеп кайта. Зәй ГРЭСы төзелешендә эшли, директор урынбасары була һәм башка күп төрле җаваплы хезмәтләр башкара. Леонид Яковлевич үзенең тирән һөнәри осталыгы, принципиальлеге, кешеләргә хөрмәт белән караганы өчен, Зәй ГРЭСы энергетикларының ихтирамына лаек булды. Аның турыдан-туры җитәкчелеге астында кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп шәһәрнең күп кенә социаль объектлары, күпфатирлы йортлары һәм инфраструктура төзелгән. Леонид Яковлевич - Бөек Ватан сугышында катнашкан хөрмәтле ветераннарыбызның берсе. Хәрби эшләре һәм хезмәт күрсәткечләре өчен югары хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Күп еллар дәвамында шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы булды, яшь буынны патриотик тәрбияләү буенча зур эш башкарды. 2019 елда Зәй муниципаль районы Советы карары белән Мачтаков Леонид Яковлевичка «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме бирелде. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Леонид Яковлевичны олуг юбилее белән котлады. Үзләренең җылы котлауларын һәм бүләкләрен РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин, Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов юллады. Юбилярга “Татэнерго” АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, Зәй ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, Зәй районы һәм шәһәре буенча хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев та җылы теләкләрен җиткерде. Ветеран хөрмәтенә концерт программасы әзерләнгән иде, анда сугыш чоры җырлары, патриотик әсәрләр яңгырады. Олуг юбилее уңаеннан, ветеранның легендар биографиясе һәм шигырьләре кергән буклетлар эшләнде һәм юбилярның үзенә һәм аның мөхтәрәм кунакларына тапшырылды. Леонид Яковлевичка сәламәтлек һәм рух күтәренкелеге, якыннарының һәрвакыт янәшәдә булуын һәм һәрдаим ярдәм итеп торуларын телибез.