Бүген Зәй шәһәре башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Зәй шәһәре Советының 32 нче утырышы узды. Утырыш эшендә хокук саклау органнары вәкилләре, район һәм шәһәр Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Хәрби бурычны үтәү барышында һәлак булган М.А.Музыченко һәм А.И.Агашкин истәлекләрен мәңгеләштерү мәсьәләсе каралды. Доклад белән Зәй шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов чыгыш ясады, ул Җиңү проспекты, 1/03 күпфатирлы торак йорты фасадында М.А. Музыченкога, 1 нче мәктәп фасадында А.И.Агашкинга истәлек билгесе кую мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде. Әлеге мәсьәләләр буенча уңай карарлар кабул ителде.