Бүген Казанда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында республика мәгариф бүлекләренә һәм мәгариф идарәләренә хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары алды. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. "Мәгариф - ул республиканың киләчәген формалаштыруга нигез булып тора. Сезнең мобильлегегез һәм нәтиҗәлелегегез күп яктан оператив эшләргә мөмкинлек бирә торган транспорт булуга бәйле", - диде ул.
Тантанада район башлыгы Р.Г. Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Н. Камалова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Э.Р. Сәфәргалиев катнашты. Барлыгы 49 яңа "Лада Веста" автомобиле тапшырылды. Аларның берсен Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Эрнст Сәфәргалиев алды.