Бүген «Энергия» стадионында «Физкультура көне» спорт бәйрәме узды. Безнең илдә 1939 елдан бирле билгеләп үтелә торган бу бәйрәм барлык спорт сөючеләрне һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә. Физкультура хезмәткәрләре көне физик культура һәм спортның массакүләм булуын пропагандалау, балаларда физкультура белән шөгыльләнү белән кызыксынуны үстерү, илнең спорт казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатларында уздырыла. Бәйрәмдә Зәй районының сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, спорт һәм көндәшлек рухын яратучы иң актив кешеләре катнашты. Стадионның спорт мәйданчыкларында җиңел атлетика, пляж волейболы, футбол буенча иптәшләрчә уеннар, “ГТО” җәйге фестивале, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен спорт уеннары оештырылды. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ирина Халикова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов ярдәмчесе Гөлнара Феофанова, ТР Чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты, Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины Эдуард Галиев катнашты. Зәй муниципаль районында физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш кертүләре өчен спорт учреждениеләре хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай ук «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.