Район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды

2023 елның 11 августы, җомга

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында булды. Сәфәр барышында Разиф Галиевич район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеген, татар гимназиясен, бассейн, 2 нче мәктәп азык-төлек блогын, Энергетиклар урамындагы 2,4,6 йортлары ишегалларын (анда бүгенге көндә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эш дәвам итә) тикшерде. Шулай ук комиссия Кадер авыл җирлегенең административ бинасын, Сарсаз-Баграж авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын карады, Зимин, Татарстан, Ольховая урамнарындагы асфальт юллар, Димитрово торак пунктында вак таш-комлы катнашма белән капланып ясалган юл торышы бәяләнде. Сәфәр дә район башлыгы белән бергә район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хәҗипов, подрядчы оешмалар һәм җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Разиф Галиевич шулай ук төзелеш эшләре барышын карады, подрядчылар белән объетларны тапшыру вакыты турында сөйләште. Төзүчеләрнең һәм подрядчыларның игътибарын эшләрне башкару сыйфатына юнәлтте һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International