2023 елның 10 августында Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының быел өченче утырышы узды. Экспертлар советы әгъзаларына эшсез гражданнарның биш бизнес-планы һәм аларга кушылган материаллар тәкъдим ителде. Экс Экспертлар советы әгъзаларының югары бәясен бары тик 3 бизнес-план гына алган. Аларны эшләүчеләр белән килешүләр төзеләчәк һәм аларга 145100 сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.