Бүген хакимиятнең зур залында район Советы рәисе Кәримов Разиф Галиевич, җирле үзидарә депутатлары, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында Зәй районы һәм шәһәре Советларының утыз беренче утырышлары узды. Көн тәртибе буенча депутатлар 11 мәсьәләне карады: 2023 елга һәм 2024-2025 елга район һәм шәһәр бюджеты планы, 2022 елда контроль-хисап палатасы эше, Кадер авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, Зәй районы һәм шәһәре Советы карарларына үзгәрешләр кертү, "Зәй муниципаль районының мактаулы гражданы" исемен бирү буенча комиссия төзү, Зәй шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен раслау, районда һәм шәһәрдә муниципаль хезмәт нигезләмәләре, һәйкәлләр урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау буенча һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.