Зәйдә район Икътисадый Советының чираттагы утырышы узды

2023 елның 8 августы, сишәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә районның Икътисадый совет утырышы узды. “ТР Техник инвентаризация бюросы” АҖенең Әлмәт филиалы Зәй бүлекчәсе эшчәнлегенең 2023 елның 6 ае эш нәтиҗәләре һәм калган чорга үсеш планнары турында” доклад белән бүлек җитәкчесе Елена Павлова чыгыш ясады. Зәй бүлекчәсендә 7 хезмәткәр исәпләнә, штатта 4 кадастр инженеры эшли һәм 1 кеше кадастр инженерларының ярдәмчесе булып өйрәнү уза. Белгечләр социаль әһәмияткә ия республика бурычларын гамәлгә ашыруда, техник инвентарьлаштыру уздыруда һәм дәүләт кадастр исәбенә кую өчен документлар әзерләүдә, яңадан планлаштыруны законлаштыру өчен документлар әзерләүдә (яңадан планлаштыру проектларын әзерләүне дә кертеп) катнашалар. Алар шулай ук мөлкәтнең базар бәясен бәяләү буенча һәм башка хезмәтләр күрсәтәләр. Быел эшнең яңа формалары кертелгән - "Өйгә чыгу" күчмә алымнары, шулай ук "Йортка документлар китерү" һәм башка күп төрле хезмәтләрдән файдаланучылар бар, бүгенге көндә аны 200 дән артык кеше кулланган инде. Чыгышының ахырында Елена Павлова барлык коллектив исеменнән район башлыгы Разиф Кәримов һәм башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиевка бүлекчәгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Разиф Галиевич алга таба да коллективка эшләрендә уңышлар теләде, ирешкән уңышларны сакларга һәм дәвам итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International