Агымдагы елның февралендә Геннадий Андреев үзмәшгульләр сафына керә, Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча үз эшен үстерүгә финанс чаралары ала. Геннадий Андреев үзенең яраткан мавыгуын үз бизнесына әйләндерә, эретеп ябыштыру цехы ача. "Металл әйберләрен ясау минем күңелем өчен бер яраткан шөгыль иде. Ләкин узган ел эшсез калгач, мин үз эшемне ачу турында җитди уйландым. Мәшгульлек үзәгендә белгечләр миңа финанс ярдәме белән үз эшеңне ачу мөмкинлеген әйттеләр. Кыска вакыт эчендә мин үземнең перспективалы бизнес-планымны эшләдем, аны эксперт комиссиясе алдында уңышлы якладым. Шулай итеп, мәшгульлек үзәге ярдәме белән мин бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алдым. Башлангыч капитал ярдәмендә мин эретеп ябыштыру ярымавтоматы, плазморез, болгаркалар һ.б. хезмәт күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар сатып алдым. Мин күрсәткән хезмәтләр әзер металл әйберләрне эретеп ябыштырудан гыйбарәт: капкалар, түбә өсләре, баскычлар, стеллажлар, утыру урыннары һ. б. Минем эшкуарлык эшем тотрыклы керем китерә. Яраткан эшеңдә үзеңне үстерү һәм яңа максатларга ирешү мөмкинлеге бирелү өчен рәхмәт" - дип бүлешә эшмәкәр.