Зәй делегациясе хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин җитәкчелегендә Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендәге хәрби частьта булды. Үзара хезмәттәшлек 2007 елдан бирле дәвам итә һәм хәзерге көндә дә Знаменскида хезмәт итүче Зәй егетләре аз түгел. Зәйлеләр хәрби часть җитәкчелеге белән очраштылар, солдатлар белән аралаштылар, аларның хезмәте белән кызыксындылар, шулай ук аларга район җитәкчелегеннән күчтәнәчләр дә тапшырдылар. Хәрби хезмәттә улларының ничек булачагын күрер өчен, ата-аналарга хәрби бүлек, уку корпусы һәм полигон буенча экскурсия оештырылды, анда балалар хәрби техника йөртергә өйрәнәчәкләр. 6 августта яшь солдатлар өчен төп вакыйгаларның берсе - ант кабул итү булды, анда һәр солдат Ватан өчен намус белән хезмәт итәргә ант итте. Зәй районыннан барлыгы 10 солдат ант бирде, аларга биредә башта хәрби әзерлек узарга туры киләчәк, алга таба хезмәтләрен дәвам итәр өчен башка хәрби частьләргә җибәреләчәкләр. Зәйлеләр хезмәт итә торган часть командиры безнең солдатлар турында үзенең уңай фикерләрен белдерде, аларның хәрби хезмәткә аеруча җаваплы карауларын һәм башкалардан яхшы физик әзерлек белән аерылып торуларын билгеләп үтте.