Зәйдә кыска вакытлы ялдагы хәрбинең никахлашу тантанасы булды

2023 елның 5 августы, шимбә

Бүген Зәйдә Андрей һәм Ксениянең никахлашу тантанасы узды. Андрей Сәвәләй авылында туган, мәктәпне тәмамлагач, Зәй политехника көллиятендә укыган, армиядә Краснодар өлкәсендә машина йөртүче булып хезмәт иткән. 2022 елның 30 октябрендә мобилизацияләнгән. Булачак тормыш иптәше Ксения белән ике ел элек Зәйдә танышканнар. Бүгенге көндә Андрей кыска вакытлы ялда, шул уңайдан яшьләр мөнәсәбәтләрен законлаштырырга уйлаганнар. Язылышу тантанасы Андрей һәм Ксениянең иң якын дуслары һәм туганнары катнашында узды. ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина никахны теркәде, яшь парларны тантаналы вакыйга белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады.

Никахлашуда Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимовта катнашты, ул яшьләргә гаилә иминлеге, яхшы теләкләр теләде. Шулай ук яшь гаиләне керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов котлады. Яңа туган гаиләгә уртак озын тормыш телибез. Әлегә яшь иргә үзенең сугышчан иптәшләре янына, яңадан махсус хәрби операция зонасына кайтырга туры киләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International