Бүген Сөббух Рафыйков исемендәге үзәк китапханәдә якташларыбыз - кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, “Аккурайд уилз Руссия” ҖЧҖ вәкилләре, хәрби хезмәт һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар катнашты. Бирегә җыелган кунакларны бию композициясе һәм патриотик җыр белән каршы алдылар, балалар сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар китап һәм картина күргәзмәләре белән таныштылар. Хәрбиләргә истәлекле бүләкләр - китаплар, өчпочмак итеп ясалган балалар хатлары һәм район китапханәчеләре язган хатлар тапшырылды. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чәй өстәле янында хәрбиләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр, барлык зәйлеләргә адреслы гуманитар ярдәм һәм якыннары турында кайгыртулары өчен зур рәхмәт белдерделәр. Балалар куллары белән язылган хатларның аларга авыр вакытта көч бирүен һәм сугышчан рухларын күтәрүен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрби хезмәткәрләрне райондагы эшләрнең торышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватанны саклаулары өчен рәхмәт белдерде, барсына да көчләрен туплап, җиңү белән кайтуларын теләде. Район башлыгы хәрбиләргә ярдәм иткән туганнарына, гаиләләргә рәхмәт сүзләрен белдерде. Очрашу "Космос" кинотеатрында дәвам итте. Монда мобилизацияләнгәннәр өчен "Баба-яга дөньяны коткара" фильмын карау оештырылды. Очрашу тәмамланганнан соң, район башлыгы “Җылы Зәй” хәйрия фонды офисында булды. Гуманитар ярдәм җыю складын карады, маскировка челтәрләрен үрүче хатын-кызлар белән якыннан аралашты. Разиф Галиевич районның барлык мобилизацияләнгән хәрбиләре һәм үз исеменнән ярдәм оештыруда катнашучыларга шундый игелекле эш башкарулары өчен рәхмәтен җиткерде, хәрби операция уздыру зонасында аеруча ихтыяҗ зур булган продукциянең солдатларга вакытында барып җитүен һәм хәрби техниканы, окопларны һәм блиндажларны яшерү өчен алыштыргысыз булуын әйтте. Әңгәмә барышында район башлыгы волонтерларга игелекле эшләрендә уңышлар теләде, киләчәктә дә зәйлеләрнең яхшы башлангычларын хупларга вәгъдә итте.