Район башлыгы Р.Г. Кәримов районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм агрофирмалар белгечләре белән берлектә чираттагы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш торышын карады. Бөртекле культураларны җыю буенча барлык отрядларның эше тикшерелде. Район буенча бөртеклеләрнең уңышы 32,9 ц/га тәшкил итә, шул исәптән көзге бодай 36,6 ц/га, арпа 25,7 ц/га, көзге арыш 28,1 ц / га., куелган планның 43 проценты башкарылган. Бүген барлык комбайннар көзге культураларның соңгы кырларында эшли. Район башлыгы атна азагына кадәр көзге культураларны җыеп бетерү бурычын куйды. Районда туфракны эшкәртү дә яхшы оештырылган. Бүгенге көндә бу төр эш 7000 гектарда башкарылган, бу планның 14% тәшкил итә, ә чиста сидераль парларны эшкәртү тәмамланган инде. «Зәй» һәм «Зәй шикәре» агрофирмаларында шикәр чөгендере өчен туфрак эшкәртү белән таныштылар. Фирма культурасын төп эшкәртү бер үк вакытта минераль ашламалар кертеп үткәрелә: хлорлы калий гектарга 280 кг һәм аммофос гектарга 145 кг. тәшкил итә. Район башлыгының аерым игътибары көзге бодай басуларының торышына юнәлтелде. Урып - җыю эшләре янгын һәм техник куркынычсызлык таләпләрен үтәп яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Разиф Гали улы механизаторлар белән очрашканда барысына да өзлексез эш теләде, югалтуларсыз һәм билгеләнгән вакытка ел уңышын җыярга чакырды.