Бүген Россиядә һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Зәй десантчылары гаиләләре, балалары белән бергә традиция буенча Рафыйков урамындагы паркта һава-десант гаскәрләре сугышчылары һәйкәле янында җыелдылар. Биредә аларны җәмгыять рәисе Борис Кондрабаев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов сәламләделәр һәм бәйрәм белән котладылар, һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бераз соңрак чара Азат итүче сугышчы һәйкәле янында дәвам итте. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән запастагы сугышчыларны һәм офицерларны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов котлады. Десантчылар шулай ук район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераны, запастагы офицер Валентин Атласов һәм башкаларның котлауларын, җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен кабул иттеләр.
Бәйрәмдә «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе бүләкләү тантанасын үткәрде. Иң лаеклы сугышчылар бүләкләр алдылар. Берьюлы ике: «Хәрби батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен» медальләре Сергей Изосимов һәм Евгений Ильинга тапшырылды, «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен» медале белән Илмир Солтанов һәм Александр Иванов бүләкләнделәр.Чара һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.
Гадәттә, бу көнне десантчылар Әфган һәм Чечен сугышлары вакытында һәлак булганнарны искә алалар, аларның каберләренә баралар, шәһәр урамнары буйлап флаглар белән автоузышлар уза.