Зәйлеләр бердәмлек һәм оптимизм күрсәтеп, хәрбиләр белән алгы сызыкта янәшә булдылар, егетләрнең сугышчан рухын тагын да күтәрделәр. 23 июльдә гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү максатыннан озатылды. Ул мобилизацияләнгән якташларыбыз ихтыяҗы буенча төзелде, район вәкилләре алар белән көн саен элемтәдә торалар. Гуманитар йөкне озату барышында делегация район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә 5 мең км ара юл узды, фронт буйлап гуманитар йөкне бушатып, солдатлар белән очраштылар һәм алар белән бергә блиндажда кундылар. Зәй делегациясенә районнан җибәрелгән хәрбиләрнең күбесен күрергә насыйп булды, бу исә район башлыгының хәрбиләр белән өченче тапкыр очрашуы булды. “Егетләребезнең командирларына рәхмәт. Без килүгә алар якташларыбызны мөмкин булганча вазыйфаларыннан азат итеп, район делегациясе белән очрашу өчен шартлар тудырдылар. Берничә ай инде туган җирләреннән, өй һәм якыннарыннан һәм туганнарыннан ерак булганнар, кыр шартларында яшәгән хәрбиләр өчен мондый очрашулар зур әһәмияткә ия. Якташларыбыз безне көтәләр, яңалыклар белән кызыксыналар, шәһәр һәм район тормышы турында үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирәләр. Шул ук вакытта район аларны беркайчан да үз ярдәменнән ташламасына һәм зәйлеләрнең бер зур гаилә кебек берләшеп, ничек кенә булса да - өйдән еракта мобилизацияләнгән кешеләрнең тормышын җиңеләйтү өчен барысын да эшләүләренә тулы ышанычлары бар. Очрашып сөйләшү насыйп булган бөтен кеше хәрби хезмәткәрләрнең үзләренә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән даими ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Командирлардан безнең хәрби хезмәткәрләрнең хезмәте турында уңай бәяләмәләр генә ишетү үзе куанычлы. Зәйнең 37 сугышчысы дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән инде. Мондый егетләр өчен бары горурлык хисе кичерәсең. Балаларын Ватаныбызның чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен барлык мобилизацияләнүчеләрнең әти-әниләренә, туганнарына һәм якыннарына зур рәхмәт, - ди Разиф Галиевич. Район делегациясе Луганск, Донецк, Запорожье, Херсон өлкәләрендә булды, анда безнең егетләр хезмәт итә. Хәрби хезмәткәрләргә «Урал» мотоциклы, генераторлар, буржуй мичләре, такталар, борыслар, маскировка челтәрләре, кухня һәм су коену урыннары, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьлар, тәгәрмәчләр, су савытлары һәм башка бик күп нәрсәләр китерелде. Район башлыгы сүзләренә караганда, Зәй егетләре хәрби тормышның авырлыклары һәм кыенлыклары алдында баш имиләр, хәрби операция зонасында очрашканда Разиф Галиевич аларның һәркайсына шәхсән үзе рәхмәтен җиткерде һәм районның киләчәктә дә алар белән бергә булачагына тулы ышаныч белдерде. -Предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнар, иреклеләр, контрактчылар һәм аларның гаиләләренә кагылышлы барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Барлык мәсьәләләр дә оператив рәвештә каралырга һәм үз вакытында хәл ителергә тиеш. Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү мөһим бурычларның берсе генә түгел, намус эше дә", - ди Разиф Кәримов. Район делегациясе Ростов өлкәсенең Каменск-Шахта шәһәренә күчеп килгән Зәй гаиләсе белән танышканнар. Әлеге гаилә волонтерлык эше белән шөгыльләнә, алар янәшәсендәге башка кешеләр дә берләшкәннәр һәм хәрби госпитальләрдә, хәрби хезмәткәрләргә булдыра алганча ярдәм күрсәтәләр. Зәйлеләрнең монда да горурланырлык кешеләре бар. Бик күпләр коры паеклар әзерли, меңләгән данә тәмле йорт ризыгы әзер инде, оста куллар окоп шәмнәре ясыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, районда мобилизацияләнгән гаиләләр өчен утын әзерләп тапшыру эше оештырылды, торакны төзекләндерү, транспорт хезмәте ярдәме күрсәтелде. Район халкы, активистлар, волонтерлар көче белән киләчәктә дә хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү эше дәвам итәчәк.