Зәйдә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризациягә алып килү дәвам итә

2023 елның 28 июле, җомга

2019 елның августыннан «Радость» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Зәй үзәк район хастаханәсе» ДАССУ ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны шәһәр поликлиникасына диспансерлаштыру узу максатыннан алып килү буенча уртак эшчәнлек алып бара. Бу эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Еллык диспансеризация узу шәһәрдән еракта яшәүче өлкән яшьтәге авыл халкына башлангыч стадияләрдә берсүзсез уза ала торган хроник авыруларны ачыкларга, шулай ук тиешле дәвалау һәм профилактика чараларын вакытында башлап җибәрергә, кирәк булганда стационар дәвалануга юнәлеш алырга ярдәм итә. Гражданнарны авыл җирлекләреннән көн саен расланган график нигезендә илтеп җиткерәләр. Ведомствоара хезмәттәшлекнең ачык чагылышы җаваплы кураторларга «Радость» комплексы үзәге һәм Зәй үзәк район хастаханәсе ягыннан китерү маршрутларын җентекләп уйларга, график өзүләрне булдырмаска мөмкинлек бирә. 2023 елның 1 яртыеллыгында «Зәй үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә диспансеризация узу өчен районыбызда яшәүче 580 өлкән яшьтәге авыл кешесе ( «Радость» махсус автотраспортында) китерелгән, бу 2023 елда  планлаштырылган барлык авыл халкының 56 процентын тәшкил итә. Шулар арасында 49 кешенең инвалидлыгы бар. Алар өчен бу шәһәргә бушлай барып, кире кайту, профильле табибларга килү, өстәмә медицина киңәшләре алу мөмкинлеге дә булып тора. Уздырылган диспансеризация нәтиҗәләре буенча, ярты ел эчендә 8 кеше өстәмә медицина тикшерүе узу өчен хастаханәгә озатылган, 18 е «тар» белгечләргә юллама алган, 74 өлкән яшьтәге кешегә өй шартларында мөстәкыйль рәвештә башкара торган дару терапиясе яңадан каралган. Диспансерлаштыруда турыдан-туры катнашучы медицина хезмәткәре Тазова Светлана Николаевна сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен диспансеризация бик мөһим, ул бик күп авыруларны иртә стадияләрдә ачыклый. Шулай итеп, диспансеризацияне вакытында узу сәламәтлеге белән бәйле проблемаларны вакытында ачыкларга һәм ачыкланган авыруны дәваларга ярдәм итә, гомер озынлыгын арттыруда зур роль уйный, бу «Өлкән буын» федераль проектының төп максатларының берсе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International