Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Мәгариф» милли проекты замана укучысын һәрьяклап үстерү өчен
2023 елның 28 июле, җомга
«Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында Зәй районының 10 мәктәбе базасында 2020 елдан «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эшләп килә. Мәктәпләрдә матди-техник база яңартылды, цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрдә укучыларның төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүен тәэмин итүче яңа укыту һәм тәрбия, мәгариф технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар булдырылды. 2021 елда «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында Зәй районының Түбән Биш мәктәбендә спорт залы ремонтланды. Хәзерге спорт залы волейбол, баскетбол һәм милли көрәш белән шөгыльләнү өчен менә дигән мөмкинлек. Милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу нәтиҗәләре буенча мәктәп укучысы Ибраһимов Җәмил дә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Егетләр һәм кызларның мәктәп командасы волейбол һәм баскетбол буенча призлы урыннарны күп тапкырлар яулады. Быел Түбән Биш мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәге төзеләчәк. Мәктәпкә химия, биология һәм физика буенча комплектлар һәм кирәк-яраклар китерү бара. Ремонт эшләре дә актив алып барыла. Ә 6 нчы мәктәптә «Мәгариф» милли проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында цифрлы белем бирү тирәлеген кертү өчен матди-техник база яңартылачак. 2022 елда мондый яңартуны 2 нче һәм 4 нче мәктәпләр алды. Зәй мәктәпләре җитәкчеләре билгеләп үткәнчә, «Үсеш ноктасы» үзәкләре гомуммәдәни кыйммәтләрне, цифрлы грамоталылыкны, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналар җәмәгатьчелегенең иҗади социаль мөмкинлекләрен үстерү өчен мөһим. Үзәкләр укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр булдыруны тәэмин итә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Балалар планетаны коткарганда: мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең экологик рейды
Бүген «Уймак кыз» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар яраткан шәһәр урамнары буйлап бергәләп йөрделәр.
Каратэ киокусинкай буенча республика ярышлары узды
5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча "Хәтер кубогы" республика ярышлары узды.
Социалистик Хезмәт Герое Г.К. Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ТР беренчелеге узды
3 апрельдән 5 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Зәйлеләр ирекле көрәш буенча Х.Х. Гәрәев истәлегенә багышланган республика турнирында
3 апрель көнне Сарманда 2009-2011нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча республика турниры, 2012 ел - СССР спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хазип Хаҗиев улы истәлегенә багышлап уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз