Зәйдә җәмәгать тыңлаулары узды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген хакимияттә Зәй шәһәрен 2024 елга җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проектын карау буенча халык алдында жәмәгать тыңлаулары узды, аны район башлыгы вазифаларын башкаручы П.С. Уразайкин алып барды. Җыелучылар алдында Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Г. Павлова һәм «Энергопрогресс» инженерлык үзәге ҖЧҖнең энергия нәтиҗәлелеге хезмәте башлыгы В.Ю. Юдин (актуальләштерү эшен башкаручы) чыгыш ясадылар. Зәй шәһәрен җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты буенча җәмәгать тыңлауларын узган дип санарга һәм гамәлдәге кануннарда каралган тәртиптә актуальләштерү процедурасын үткәрергә карар кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International