Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар йөкнең чираттагы партиясе тапшырылды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов гуманитар ярдәмне үзе озата барды һәм алгы сызык хәрбиләренә кирәкле җиһазлар, материаллар һәм техника тапшырды. Район делегациясе Донецк, Запорожье, Херсон, Луганск өлкәләрендә булды, анда безнең егетләр хезмәт итә. Хәрбиләргә «Урал» мотоциклы, генераторлар, мич-буржуйкалар, такталар, борыслар, маскировка челтәрләре, ашау һәм коену урыннары, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, су өчен савытлар һәм башка күп нәрсәләр алып барылды, оста пешерүчеләр тәмле ризыкларын әзерләп җибәрделәр. Гуманитар йөк белән бергә якташларыбызга «Новый Зай» һәм «Зәй офыклары» район газеталарының яңа чыгарылыш саннары да тапшырылды. Сугышчылар туган якларыннан килгән һәр хәбәрне, шулай ук балалар язган җылы эчтәлекле хатлар һәм рәсемнәрне шатланып кабул иттеләр. Мобилизацияләнгән хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюга үз өлешләрен керткән, битараф булмаган якташларына рәхмәтләрен белдерделәр, районның барлык халкына кайнар сәламнәрен җиткерделәр. Гуманитар ярдәм ташучы зур йөк машинасы руле артында тәҗрибәле шофер Виталий Софин булды. Гуманитар йөкне Разиф Галиевич белән бергә РФ Кораллы Көчләре ветераны Валентин Атласов, «Җылы Зәй» хәйрия фонды вәкилләре Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов, Евгений Соколов озата барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International