Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
“Ялта-Зәй”дә балалар “тугыз урамда” ял итә
2023 елның 18 июле, сишәмбе
17 июльдә “Ялта-Зәй” балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда өченче смена тантаналы төстә ачылды. Бу сменада анда 320 бала ял итә. Әйдаманнар балалар ялын кызыклы һәм файдалы итү өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештыра. Агымдагы ел Россиядә - Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр, ә Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы шигаре астында үтә. Шуңа бәйле рәвештә лагерьда унынчы юбилей сезоны “Осталар шәһәрчеге” дип атала. Һәм “Осталар шәһәрчеге” тугыз урамга бүленгән. Бу - иҗади һәм социаль юнәлешләрдәге тулы бер шәһәрчек. Балалар театраль, музыкаль, мультимедиа, әдәби, бию, видеограф, режиссер юнәлешләре буенча үзләрен сынаячак. Лагерьда һәр бала үсеш кичерә, ул киләчәктә үзе остазга әйләнеп, үзе белгән мәдәни мирасны башкаларга да өйрәтәчәк. Шулай ук биредә яшь спортчылар да ял итәргә килгән, алар ял итеп кенә калмыйча, тренировкаларда шөгыльләнә, алдагы ярышларга әзерләнә. Өченче сменаны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, яшьләр эшләре һәм мәгариф идарәләре башлыклары Ростислав Аладышкин, Эрнст Сәфәргалиев, мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дина Коронова катнашты. -Сез кыска вакыт эчендә тугыз урамнан торган тулы бер шәһәрчек төзегәнсез. “Ялта-Зәй” лагеренда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Лагерьда ял итүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә ала. Агымдагы елда шәһәр-районда 5 меңгә якын бала төрле лагерьларда ял итә. Балалар ялын оештыруга бездә зур игътибар бирелә, киләчәктә дә балалар ялы өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эш дәвам итәчәк. Сезнең яхшылап ял итүегезне һәм яңа уку елына көч туплавыгызны телим, - диде чыгышында район башлыгы. Һәр “урам”ның аерым төстә үз киемнәре булдырылган. Балалар әлеге якты, матур киемнәрдән әллә каян күренеп тора. “Ялта-Зәй” директоры Белла Огурцова лагерьда балаларны бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтүен ассызыклап, өченче сменаны ачык, дип белдерде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз