Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр Җөридә 25 нче Питрау бәйрәмендә катнашты
2023 елның 17 июле, дүшәмбе
"Питрау"- керәшеннәрнең мөһим йола бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйнең иң югары ноктасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне гәүдәләндерә. Питраудан соң күпләп сабанга чыгалар. Питрау көненә кадәр генә дару үләннәре һәм чәчәкләр җыялар. Питраудан соң күке кычкырмый, сандугач сайрамый. Сулыкларда су "чәчәк ата", яшьләр уеннары тәмамлана. Кояшның беренче нурларын каршылау, төнге учак янында күмәк әйләнү бәйрәмгә кабатланмас колорит бирә. 15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылы Тырлау аланында керәшеннәрнең 25 нче юбилей «Питрау» республика бәйрәме узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР керәшен җәмгыяте рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс «холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, ТР керәшен җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм башкалар булды. Зәй делегациясен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкләде. Бәйрәмдә төрле мәйданчыклар эше оештырылды, һәркем үзенә ошаган мәйданчык таба алды: “Тырлау” Җөри ярминкәсе, “Түгәрәк уен”, “Айбагыр” балалар мәйданчыгы, “Туганайлар” керәшен ишегаллары, “Димче” танышу аланы, майданда уеннар, “Тәбикмәк” керәшен сыйлары, учак янында “Арулану” уеннары һәм башкалар. Бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып «Чаптар» ат чабышлары һәм көрәш тора. Иң матур, эрудицияле һәм милли гүзәлне сайларга ярдәм иткән «Питрау чибәре» конкурсы бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Концерт программасы белән татар эстрадасы йолдызлары: Салават Фәтхетдинов, Вадим Захаров, Виталий Агапов, Марина Карпова, «Бәрмәнчек» ансамбле һәм башкалар чыгыш ясады. Зәй районын бәйрәмдә керәшен ишегалдын әзерләгән "Җиләк " фольклор ансамбле тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан «Җиләк» ансамбле җитәкчесе Ольга Агашкина милли костюмнар тегүгә 500 000 сумлык сертификат алды. Бәйрәм «Питрау учагы» тирәсендә традицион «Дуслык» әйлән- бәйләне белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз