Район башлыгы шәһәр предприятиеләрендә булды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Р.Г. Кәримов шәһәр предприятиеләренә һәм оешмаларына баруын дәвам итә. Бүген Разиф Гали улы «Электрооптима» ҖЧҖнең Зәй бүлекчәсендә һәм «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖндә булды. Район башлыгы «Электрооптима» ҖЧҖнең Зәй аерым бүлекчәсе җитештерү цехы башлыгы Николай Федосеев һәм «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖнең башкарма директоры Кирилл Катышев белән очрашты. Визит барышында Разиф Кәримов предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты, цехларны һәм сәнәгать җиһазларын карады, продукция җитештерү процессын бәяләде, эшчеләрнең хезмәт шартларына игътибар итте. Икътисади күрсәткечләр һәм үсеш планнары турында фикер алыштылар. Җитештерү программалары үтәлә. Коллективлар киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Район башлыгы белән бергә предприятиеләрдә финанс - бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев та булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International