Зәй шәһәре "ТЕХНО заводында" чистарту җиһазы эшләтеп җибәрелде

2023 елның 12 июле, чәршәмбе
Бүген Зәй шәһәре "ТЕХНО заводында" чистарту җиһазы эшләтеп җибәрелде. Предприятие төбәктә беренче булып регенератив термик окислашу уникаль җайланмасын (РТО) кертә. Системаның технологик узелларының 60% тан артыгы Россия җитештерүчеләре тарафыннан эшләнгән. Аны куллану атмосфераны чистарту дәрәҗәсен 98% ка кадәр арттырачак. Техноникольнең проектка керткән акчасы 75 млн. сум тәшкил итә. Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан заводка Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте кураторы Иван Гущин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов һәм башка мәртәбәле кунаклар килде. Алар республика өчен уникаль булган беренче технологик линиядәге экологик җиһазны эшләтеп җибәрүдә катнаштылар. Монда җитештерүнең төп участокларының берсе булган полимерлаштыру камерасыннан регенератив термик окислашу җайланмасы кертелә. Зәй «ТЕХНО заводы» директоры Андрей Мамонтов сүзләренчә, әлеге җайланманы эшләтеп җибәрү экологик нейтраль предприятие булдыру юлында мөһим адым гына түгел, ә Россия Федерациясендә импортны алмаштыру һәм ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин итүчеләрне эзләү буенча масштаблы проект та булды. "Татарстанда беренче тапкыр газ чистарту җайланмасы кертелде, аның технологик узелларының 60% тан артыгы Россия җитештерүчеләре тарафыннан башкарылган. Шул ук вакытта алар Европада чыгарылганнардан бернәрсә белән дә калышмый», – дип билгеләп үтте ул. Шундый ук Европа экологик җиһазы заводның икенче җитештерү линиясендә 2022 елдан бирле эшли. Бу линиядә калдыкларны чистарту дәрәҗәсе 95% ка кадәр артты. Система полимерлаштыру камерасыннан чыгучы тузан һәм пычратучы матдәләр кисәкчәләре белән газны җыеп алып, яндыру камерасына җибәрә. Анда бу матдәләр 750 градус температурада яналар. Шуннан соң чистартылган газ төтен торбасы аша чыгарыла. Җайланмада җылылык алмашу рекуперация-регенератив принцибы буенча бара. Шуның хисабына яну вакытында барлыкка килгән җылылык энергиясе кабат кулланыла һәм табигый газ чыгымнарын шактый киметүгә китерә. Бу атмосферага чыгучы калдыкларны чистартырга гына түгел, ә углерод эзен 10-15% ка киметергә дә мөмкинлек бирә. Алдагы 3 ай дәвамында предприятиедә яңа экологик җиһазны эшләтеп карау барачак, шуннан соң ул тулы куәтенә эшли башлаячак. Беренче линиядәге җайланма атмосферага чыгучы калдыкларны чистарту нәтиҗәлелеген 98% ка кадәр арттырыр дип көтелә. Аны урнаштыру өчен завод хезмәткәрләренә 9 ай вакыт кирәк булды. Предприятие экологик куркынычсызлыкны арттыру өстендә эшне дәвам итәргә планлаштыра. Биредә һавага чыгучы калдыкларны киметү, газ чистарту җиһазларын контрольдә тоту һәм яңа газ чистарту җайланмаларын кертү проектлары гамәлгә ашырыла. Калдыкларны даими рәвештә үлчәп торалар, шулай ук җитештерү вакытында барлыкка килүче каты калдыкларны киметү буенча эзлекле эш алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International