Зәй спортчылары Марий Эл Республикасы автомобиль ярышларында Кубок яулады

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

 Яшьләр көнендә Йошкар-Олада Марий Эл Республикасы Кубогына автомобиль ярышлары узды. Анда Зәй командасы катнашты,  спортчылар Марсель Миңнеханов (пилот) һәм Чаллы спортчысы Александр Шәрипов (штурман), 8 экипаж арасында үз категорияләрендә җиңүче булдылар һәм Кубокны яуладылар. Икенче команда экипажы Эдуард Фәттахов (пилот) һәм Никита Ченцов (штурман) составында икенче урынны яулады. Ярышларда илнең алты төбәгеннән 38 экипаж катнашты. Район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич исеменнән егетләрне олы җиңүе белән аның урынбасары Петр Сергиевич котлады һәм Татарстаннан читтә оештырылган зур ярышларда Зәй данын яклаган өчен егетләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International