Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр итә

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде. Казан шәһәре Совет районының Кульсеитово торак пункты янындагы Казансу елгасының су саклау зонасында территорияне чүпләү гамәлгә ашырылган, дип билгеләнгән. Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры тарафыннан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты адресына күрсәтмә кертелгән. Прокурор актын карау нәтиҗәләре буенча, җирле үзидарә органы тарафыннан рөхсәтсез чүплек юкка чыгарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International