2023 ел - футболы буенча «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының республика финалы узды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

16-17 июньдә Казан шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында, 2023 елда футбол буенча «Күн туп» Бөтенроссия ярышларының республика финалы узды. Ярышларда «Гимназия № 179» - Казан шәһәре, «Барс» -Зәй шәһәре, «Алга» -Теләче районы, «Олимп» - Алабуга шәһәре,  2 нче  мәктәп - Васильево бистәсе, «Труд» - Чистай шәһәре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча «Барс» командасы 3 урынны алды, тренеры Халиков Илшат Рәфгать улы. Казан шәһәренең «Гимназия № 179» командасы җиңүче булды, 2 нче урынны Теләченең «Алга» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International