Якташыбыз "Батырлык ордены" белән бүләкләнде

2023 елның 19 июне, дүшәмбе
18 июньдә РФ оборона министры Сергей Шойгу хәрби бурычны үтәгәндә батырлык һәм кыюлык күрсәткән хәрби хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз - кече лейтенант Борисов Георгий Михайлович та бар. Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән ул Батырлык ордены белән бүләкләнде. Без Ватаныбыз азатлыгын саклауда торган батыр егетләребез белән горурланабыз! Геройның хатынын район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International