Зәй районы Татарстан Республикасын Магнитогорскийда үткән Сабантуйда тәкъдим итте

2023 елның 17 июне, шимбә

17 июньдә Зәй муниципаль районы Татарстан Республикасын Магнитогорскийда үткән Сабантуйда тәкъдим итте. Традиция буенча ул шәһәр паркында 25 нче тапкыр узды. Районның иҗат коллективлары, көрәшчеләребез һәм якташларыбыз Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Марат Галимов, татар эстрадасы артисткасы Светлана Минеева (Ясмин) кунакларга бәйрәм кәефе һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Зәйнең матур ишегалдында теләге булган һәркем татарларның гореф-гадәтләре һәм көнкүреше белән таныша, милли уеннарда катнаша, милли ашлар белән сыйлана, истәлекле сувенирлар сатып ала алды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сәламләве белән чыгыш ясады. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады һәм Республикабызны Магнитогорскида тәкъдим итү зур дәрәҗә һәм җаваплылык-дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International