Зәйдә “Эковесна-2023” республика конкурсында җиңүчеләрен бүләкләү узды

2023 елның 16 июне, җомга
Бүген Зәй муниципаль районында “Эковесна-2023” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Бүләкләүдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М.Архипова һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы В.А.Митрофанов катнашты. "ЭКОяз" конкурсы республикада ел саен санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә. Быел Зәй муниципаль районы, элеккеге еллардагы кебек үк, әлеге конкурста актив катнашты. «Иң яхшы балалар бакчасы" исеменә «Алтынчәч» балалар бакчасы, «Иң яхшы мәктәп»- 4 нче мәктәп, «Иң яхшы гаилә» - Хрипуновлар гаиләсе; "Иң яхшы экоишек алды" - "17 подъезд" ТМШ булды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International