2023 елның 15 июнендә Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Мария Новокупова уникаль туган көнен билгеләп үтте: аңа 100 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗина Эльмира Габделхак кызы, Зәй үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Вадим Валентинович һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде. Ветеранга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Юбиляр хөрмәтенә район мәдәният йорты артистлары башкаруында ветеранның яраткан җыры “Катюша” һәм шаян такмаклар яңгырады. Мария Новокупова тумышы белән Алабуга районының Танайка авылыннан, 1947 елда Алабуга медицина училищесын тәмамлый. Урта медицина белеме алганнан соң, 1956 елда Мария Романовна хезмәт эшчәнлеген Зәй бистәсендә башлап җибәрә. Аны якын итеп "доктор" дип атап йөрткәннәр.Ул вакытта медпункт баракта урнашкан була. 1959 елда шәһәрдә яңа район үзәк хастаханәсе төзелә һәм Мария Романовна анда акушерка булып эшли башлый. Биредә аның хезмәт стажы 60 ел тәшкил итә. 4 бала тәрбияләгән. Оныклары, оныкчыклары аны бик яраталар, кызы Нина Михайловна һәрвакыт аның янәшәсендә. Без Мария Романовнаны чын күңелдән олуг юбилее белән котлыйбыз һәм аңа ныклы сәламәтлек телибез!