Район башлыгы Р. Г. Кәримовның милли Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2023 елның 9 июне, җомга
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Барыгызны да чын күңелдән милли бәйрәмебез Сабантуй белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм гасырлар дәвамында язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәренең тырыш эшен һәм туган җирнең матурлыгын данлый. Сабантуй безгә тормыш нигезе - икмәкнең мәңгелек кыйммәтен калкуландыра һәм кунакчыллыкны чагылдыручы, игелек һәм үзара аңлашу бәйрәме булып тора. Ул төрле милләт кешеләрен үзенә җыя, борынгы традицияләрне һәм бер үк вакытта заманчалыкны берләштергән бай программа белән кунакларны җәлеп итә. Быелгы Сабантуй үзенчәлекле. Тарихи мәгълүматлар буенча, Зәй җирендә ул илленче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел эчтәлеге буенча кызыклырак һәм мавыктыргычрак була бара. Юбилей Сабантуе һәр йортка яхшы кәеф һәм яхшы хәбәрләр белән аяк бассын. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә данлы эшләре, ихлас кайгыртулары һәм туган җирләренә тугрылыклы хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сабан бәйрәме сездә күп кенә онытылмаслык, якты тәэсирләр калдырсын һәм озак вакытка җитәрлек оптимистик рух, бетмәс энергия бүләк итсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңа хезмәт казанышлары, уңай һава шартлары һәм баш очында тыныч күк йөзе телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International