3 июньдә Зәй районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты оештырган «Бөтен ил-мин, син, ул» - дип аталган туристлар слетында катнаштылар. Хезмәткәрләр төрле ярышларда үзләренең чыдамлыкларын, тизлекләрен, зирәклекләрен һәм бердәмлекләрен бик оста күрсәттеләр. Безнең команда составындагы Таймасова Альбина Борисовна, Фәйрушина Алия Илсур кызы, Сыйбгатуллин Ленар Илһам улы 2 урынны яуладылар, диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Без аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа спорт казанышлары телибез!