Бүген Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы Михаил Анатольевич Музыченко белән хушлашты. Кече сержант Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычны үтәү барышында һәлак була. Хәрби хезмәткәр өлешчә мобилизация кысаларында чакырыла. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән әнисенә, туганнарына һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән аның урынбасары Петр Уразайкин мөрәҗәгать итте: "Без тагын бер геройны соңгы юлга озатабыз. Кече сержант Михаил Музыченко әнисе өчен яраткан ул, якыннары өчен туган, хезмәттәшләре өчен тугры дус, ә безнең Ватаныбыз өчен тыныч тормышны яклап һәлак булган батыр солдат", - дип билгеләп үтте Петр Сергеевич. Шулай ук җыелганнар алдында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкиле Иван Гущин, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Михаил Музыченко өлешчә мобилизация буенча чакырылуга кадәр «Татнефтедор» ҖЧҖ автомобиль юллары идарәсендә юл эшчесе булып эшли. Бөтен коллектив исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен предприятие җитәкчесе Фидаил Хаернасов белдерде, ул Михаилның намуслы һәм тырыш булганлыгын билгеләп үтте. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен кече сержант Музыченко Михаил Анатольевич үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген солдатның әнисе Надежда Александровнага Петр Уразайкин һәм Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар. Михаил Музыченконы соңгы юлга барлык хәрби кагыйдәләрне үтәп озаттылар, аны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәрби хезмәткәрне Зәй шәһәре зиратында җирләделәр. Герой турында хәтер зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге сакланыр.