3 июньдә Татарстан Республикасы спорт министрлыгында киокусинкай буенча елның иң яхшы спортчыларын бүләкләү тантанасы булды. Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр белән Россия беренчелеге һәм халыкара ярышлар җиңүчесе Ишмөхәммәтов Әмир, халыкара ярышлар җиңүчеләре Ревин Егор һәм Решетов Роман бүләкләнделәр.