2024 елда район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү планлаштырыла

2023 елның 3 июне, шимбә

Хөрмәтле зәйлеләр! Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора. 2024 елда Зәй муниципаль районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү планлаштырыла. Сез үз фикерегезне Зәй муниципаль районы һәм учреждениеләренең рәсми сайтында электрон анкета тутырып, учреждениенең үзендә аноним рәвештә кәгазь анкета тутырып, учреждение эше турында үз фикерегезне рәсми сайтта калдыра аласыз (bus.gov.ru дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлү язмасында кулланып башкарырга була). 2021 елда һәм алдагы елларда мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә муниципаль оешмаларның хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән Сез рәсми сайтта таныша аласыз https://bus.gov.ru һәм район сайтында https://zainsk.tatarstan.ru/rezultati-nezavisimoy-otsenki-kachestva.htm Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар 2022 ел дәвамында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International