4, 5 нче мәктәп, татар гимназиясе һәм Кадер мәктәбе укучылары Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы базасында узган «Социум өчен технологияләр» төбәк конкурсы лауреатлары булдылар. Йомгаклау этабы «Беренчеләр хәрәкәте» РДДМ, «РЦВР» ДО ДБУ һәм «Казан талантлар университеты» АНО белән берлектә уздырылды. Балаларга ИТ-парк буенча экскурсия үткәрделәр. Конкурс финалистлары үз проектларын тәкъдим итте. Катнашучылар яңа идеяләр белән уртаклаштылар. Иң яхшылары конкурс партнерларыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.