1 июньдә-Балаларны яклау көнендә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында елның иң яшь бәйрәме узды. Яшьләр эшләре буенча идарә белгечләре балалар өчен күңел ачу программасы әзерләде: балалар «Кечкенә спринтер» конкурсында, «Самокат Ралли» эстафетасында катнаша алдылар. Ә коляскаларның иҗади конкурсында әниләр һәм әтиләр үз балалары белән бергәләп катнашырга шатланып ризалаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Ивановлар гаиләсе 3 нче урынны, Уразайкиннар гаиләсе 2 нче урынны алды, Петряковлар гаиләсе мактаулы 1нче урынга лаек булды. Чара дәвамында шәһәр халкы озын буйлы курчаклар янәшәсендә фотога төшә алды, ә чара ахырында конкурста катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.