Бүген Зәй муниципаль районында мәктәп яны лагерьлары ачылды, аларда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 855 бала ял итәчәк, 500 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял лагерьлары бар. Балалар иҗат йорты, балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балаларның көндезге лагерьларда эшләү чорына ял - күңел ачу чаралары программалары эшләнгән. Программаларга танып белү, сәламәтләндерү, профилактика чаралары, кино учреждениесенә, китапханәгә, «Энергетик» мәдәният йортына бару, төрле хезмәт вәкилләре белән очрашулар һәм башкалар кертелгән. Мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары эше хезмәткәрләрнең һәм балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә, янгын куркынычсызлыгын, террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны, спорт чаралары, экскурсияләр, балаларның ялын үткәргәндә юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик чаралар комплексын тэмин итеп оештырылган.