1 июньдә Зәй муниципаль районында унҗиденче ел рәттән уза торган «Минем ишегалдым лагере» проекты үз эшен башлады. 1 июньнән 31 августка кадәр "Минем ишегалдым лагере" проекты районның 20 мәйданчыгында эшләячәк. Балалар белән «Легенда 17» педагогик отряды аниматорлары эшләячәк, алар теоретик һәм практик әзерлектән торган әйдәман осталыгына өйрәтү буенча махсуслаштырылган курслар узган. Алар уку процессы барышында балалар белән элемтәгә керергә, чаралар һәм уеннар үткәрергә өйрәнделәр, отрядта конфликтология һәм дисциплина турында белделәр. "Татарстан Республикасында 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы" дип игълан ителгәнгә күрә, июнь сменасы программасын язганда, без әлеге тематиканы нигез итеп алырга булдык. Һәр көн ишегалды мәйданчыгындагы чара билгеле бер республикага яки илебезнең төбәгенә багышланачак, балалар ватаныбызның халыклары, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли байлыклары белән танышачак. Шулай ук балалар өчен тематик уеннар, чаралар һәм конкурслар үткәреләчәк» - дип сөйли Зәй районы студентлар отрядлары штабы командиры һәм проект җитәкчесе Аделия Борһанова. Искәртеп узабыз, проект җәй буе эшләячәк һәм районның 1000нән артык баласын үз эченә алачак дип планлаштырыла.