31 майда Зәй муниципаль районы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә чәчүлекләрне кабул итү булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агросила» АҖ генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Альберт Шәрипов, «Агросила» АҖ белгечләре, Татарстан Республикасы Россельхозцентр филиалы башлыгы, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе башлыгы, Союз-Агро ҖЧҖ белгечләре, агрофирмаларның барлык белгечләре катнашты. Комиссия эшендә катнашучылар барлык бүлекчәләрдә һәм КФХларда, шулай ук сорт сынау участогындагы чәчүлекләрнең торышын карадылар. Шикәр чөгендере, көнбагыш, арпа, борчак, көзге культуралар кырлары яхшы хәлдә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан җитештерү комплекслары һәм механизаторлар, шулай ук 2023 елгы «Кыр батыры» билгеләнәчәк.