Зәйдә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларындагы эш барышы тикшерелде

2023 елның 30 мае, сишәмбе
Бүген Зәйдә 2023 елда федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт объектлары каралды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хаҗипов, шулай ук әлеге юнәлешне күзәтүче җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты. Сәфәрнең максаты-башкарылган эшләрнең сыйфатын, үтәү срокларын тикшерү, шулай ук хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы нормаларын үтәү. Анда катнашучылар «Яшьләр» паркында, 1/04, 1/08, 1/10 адреслары буенча күпфатирлы йортларның, Энергетиклар урамының 1,2,3,4,5,7 йортлары ишегалларында, үзәк район хастаханәсе, Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, төзелә торган яңа бассейн, Кадер авыл советы, Сарсаз-Баграж авылы фельдшер - акушерлык пунктларында булдылар. Район башлыгы Р.Г. Кәримов эш барышына нәтиҗә ясады һәм хезмәткәрләргә өстәмә күрсәтмәләр дә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International