Зәйдә хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

27-28 май көннәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 1 төркем Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә ярышлар узды, бу төркемгә 141 һәм аннан да күбрәк муниципаль хезмәткәре булган 12 муниципаль район һәм шәһәр округы керә. Ярышлар физик культураны үстерү өлкәсендәге эшне камилләштерү, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә хезмәткәрләрен системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатларында үткәрелә. Ярышларда ун команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны Азнакай районы, 2 урынны Казан шәһәре, 3 урынны Әлмәт районы, 4 урынны Зәй районы, 5 урынны Алабуга районы, 6 урынны Зеледодольск районы, 7 урынны Түбән Кама районы, 8 урынны Нурлат районы, 9 урынны Чистай районы һәм 10 урынны Чаллы шәһәре командасы алды. Бүләкләү тантанасын район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Казан шәһәренең «Үзәк» ФСО урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ТР Волейбол федерациясенең балалар волейболы комитеты рәисе Р.Х. Мурзаков, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе судьясы А.И. Овощников үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International