Бүген хакимият бинасының зур залында мәктәп укучылары олимпиадасының Бөтенроссия һәм республика этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү, Ринат Фәрдиев исемендәге махсус еллык премия тапшыру булды.
Укудагы югары нәтиҗәләре өчен Ринат Фәрдиев исемендәге махсус еллык премия Зәй муниципаль районының иң яхшы укучылары: Тимофеев Артем, 4 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы, Гыйльфанова Карина, Кадер мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысына тапшырылды.
2022-2023 уку елында олимпиада хәрәкәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен «Сәләтле укытучы – сәләтле укучы» район башлыгы гранты белән шәһәр һәм район мәктәпләренең 51 укучысы һәм 46 укытучысы бүләкләнде.
Укучыларның әти-әниләре Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримовның Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе педагогларына Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
2022-2023 уку елында олимпиада хәрәкәтендә катнашуның югары нәтиҗәлелеге өчен күчмә кубок аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче мәктәпкә тапшырылды.
Ата-аналар, укучылар һәм мәктәп педагоглары район җитәкчелегенә һәрьяклап ярдәм иткәннәре һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр!