Район башлыгы Р.Г.Кәримов кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы зәйлеләр белән очрашты

2023 елның 26 мае, җомга

Бүген Зәй район электр челтәрләре бинасында район башлыгы Р.Г.Кәримов кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучы зәйлеләр белән очрашты. Хәрби хезмәткәрләр белән очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары П.С.Уразайкин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э.Галиев, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе А.В.Алексеев, «Җылы Зәй» фонды башкарма директоры М.Ф.Кыямов, «Чернобыльлеләр союзы» иҗтимагый оешмасы һәм кряшен җәмгыяте рәисе В.А. Атласов һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Район электр челтәрләре башлыгы О.А. Лукин кунаклар өчен яңа бина буенча экскурсия үткәрде, коллективның эш процессы белән таныштырды. Аннары очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Бер минут тынлык белән җыелганнар үз зонасында һәлак булган якташларын искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватаныбызны лаеклы яклаулары өчен рәхмәт белдерде,җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын теләде. "Район чираттагы гуманитар ярдәм партияләрен формалаштыру эшен дәвам итә. Өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән үк без сезнең белән янәшә, киләчәктә дә сезгә ярдәм җибәрү өчен бар көчебезне куячакбыз", - дип ышандырды Разиф Гали улы. Чәй өстәле артында сугышчылар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, адреслы гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен барлык зәйлеләргә зур рәхмәт белдерделәр. Район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар һәм якташлар белән аралашу аларга рухи көч һәм һәм оптимизм бирде. Безнең барлык сугышчыларыбызның да җиңүгә  омтылулары һәм ышанулары аеруча куанычлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International