"Президент спорт уеннары" җиңүчеләре

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе
4 нче мәктәп укучылары командасы 2023 елның 22-24 маенда Яр Чаллы шәһәрендә узган «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия мәктәп укучылары спорт уеннарының төбәк этабы финалында җиңүче булды. Ярышлар 6 дисциплина буенча узды: баскетбол (3х3), волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, спорт туризмы һәм йөзү. Ютазы, Теләче, Саба, Мөслим, Азнакай, Тукай, Алексеевск районнарыннан һәм Бөгелмә, Чаллы, Лениногорск, Казан шәһәрләреннән 12 команда арасында Зәй егет-кызлары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команданы физик культура укытучылары Краснов Юрий Васильевич һәм Бушуев Сергей Васильевич әзерләгән. Безнең команда 2023 елның сентябрь аенда Анапа шәһәренең Сукко бистәсендә узачак «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия укучылар спорт уеннарында Татарстан Республикасы һәм Зәй шәһәре исеменнән чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International