Зәйдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Авыл эшкуарлыгын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре һәм җирлекләрнең башка актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, ун район һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермер ассоциацияләре, кулланучылар җәмгыятьләре һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр 3 төркемгә бүленгән кунаклар киеренкелек астында эш үзәгендә, Зәй политехник көллиятендә, «Зәй» Агросәнәгать паркында, Аксар һәм Югары Шепкә авылларының социаль объектларында булдылар, алар өчен «Мәктәп тавы» территориясен җәяүләп карау оештырылды. Шулай ук семинар-киңәшмәдә катнашучылар тозлы сырлар әзерләү барышы белән таныштылар, алар СПССК «Зай»да сөт эшкәртү цехында булдылар. Кооператив рәисе Альберт Гайнуллин 24 млн. грант ярдәме белән сөт эшкәртү цехын сатып алган, бүгенге көндә анда тәүлегенә 6-7 тонна сөт эшкәртелә, 18 төр сөт продукциясе җитештерелә. 2022 елда акчалата керем 2021 ел белән чагыштырганда 9 тапкыр арткан һәм 75 млн.сум тәшкил иткән, 12 хезмәткәр эшкә урнаштырылган. Ел башыннан сөт сатып алу бәясе үзгәрми һәм литрына 30 сумга кадәр тәшкил итә. Семинарда катнашучыларның бер өлеше Мөхәммәтҗанов КФХсының кош фермасы эше белән танышты. Артур Мөхәммәтҗанов үз эшен 2014 елда «Яшь фермер» программасы буенча грант отып башлап җибәрә. 2022 елда ул гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант ота. Узган ел районда, Татарстан Республикасында, шулай ук аннан читтәге җирләрдә 85 мең баш мулад үрдәкләре саткан. Фермерның үз хуҗалыгында 5000 баш нәселле ана үрдәге бар, фермер аларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә һәм инкубация йомыркалары ала. Берьюлы 1500 йомыркага исәпләнгән инкубаторы бар. Грант акчасына катнаш азык заводы да сатып алган һәм җиһазландырган, бүгенге көндә ул Татарстанда гына түгел, чит җирләрдә дә уңышлы фермер булып тора, халыкка кошның йомыркаларын да, яшь чебиләр дә сата. Кунаклар «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда махсус оештырылган күргәзмәдә Зәй фермерлары һәм эшкәртү предприятиеләре хуҗалыгын оештыру һәм алып баруның иң яхшы тәҗрибәләре белән таныша алдылар. Фермер Денис Мельниковның эше аеруча кызыклы булды, ул быел «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» милли проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча 12816 мең баш куян асрау юнәлеше буенча грант отты. Үз продукцияләрен шулай ук «Зәй шикәре» АҖ, «Зәй - икмәк» ҖЧҖ, үзмәшгульләр тәкъдим итте. Пленар утырыш кысаларында Зәй районы гына түгел, бөтен республика фермер хуҗалыкларының эш нәтиҗәләре турында җентекләп фикер алыштылар. Семинарда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров 2022 елда кече хуҗалык формаларына ярдәм итү буенча эш йомгаклары һәм 2023 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Чара «Иң яхшы авыл җирлеге, КФХ, кооператив» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә булуы тагында сөендерә. «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы Рәисе» номинациясендә «Зәй» кооперативы рәисе Альберт Гайнуллин, «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләре башлыклары Юрий Гыйльманов һәм Лилия Камалиева бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International