Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Экспертлар советының чираттагы утырышы узды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

 Үзмәшгульлек һәм эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү дәүләт сәясәте юнәлешләренең берсе булып тора. Бу хезмәттән эшсез дип танылган гражданнар файдалана ала. Булачак эшмәкәрләр эксперт комиссиясенә нигезле бизнес-план тәкъдим итәргә тиеш. 2023 елның 24 маенда Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Экспертлар советы әгъзаларына эшсез гражданнарның бетоннан эшләнмәләр җитештерү һәм торак һәм офис биналарын ремонтлау буенча ике бизнес-планы тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән идеяләрне Эксперт советы әгъзалары уңай хупланды. Кирәкле документлар тапшырып һәм үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, гражданнарга бизнес-планны гамәлгә ашыруга 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International