Зәйдә Икътисадый совет утырышы узды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисади совет утырышы узды. «2023 елның 4 аенда «Татэнерго» Зәй ГРЭСы» АҖ филиалы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалы үсеш планнары турында» доклад белән «Татэнерго» Зәй ГРЭСЫ» АҖ филиалы директоры Прохоров Дмитрий Валерьевич чыгыш ясады. 2023 елның 1 кварталындагы эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалы үсеш планнары белән «Зәй кирпеч заводы» ҖЧҖ директоры Игорь Николаевич Бычков таныштырды. Кирпеч заводы 1992 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, аның проект куәте елына 15 млн. данә кирпеч тәшкил итә. Завод җитештергән продукция-м-100, м-125 маркалы кызыл керамик тулы кирпеч, ул нигез салуда, аз катлы корылмалар, баганалар, колонналар, стеналар, бүлгеләр, төтен чыгару һәм һава үткәргечләре төзүдә кулланыла. Икътисади совет әгъзалары үзара фикер алышты. Утырышка йомгакны район башлыгы Р.Г. Кәримов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International