«Төрле төстәге чәчәк түтәлләре!»акциясе үтте

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

 "ЭКОВЕСНА-2023"  республика акциясе кысаларында «Урман әкияте» балалар бакчасында "Төрле төстәге чәчәк түтәлләре"экологик акциясе узды. Мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре табигать почмакларында чәчәк үсентеләре үстерделәр һәм менә чәчәк атучы үсемлекләрне утыртыр вакытта җитте. Ата-аналар да алар белән үзләренең үсентеләрен бүлештеләр. Акциянең максаты балаларны һәм ата-аналарны балалар бакчасы территориясен яшелләндерүгә җәлеп итү; балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Хәзер "Урман әкияте" балалар бакчасы чәчәк түтәлләре тагын да яктырак һәм бизәклерәк булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International