Зәйлеләр танылган якташларын юбилее белән котладылар

2023 елның 23 мае, сишәмбе

22 майда Казан шәһәре Галиәскар Камал исемендәге театры Зур залында якташыбыз-Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Рабит Батулланың 85 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Юбилярны Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов һәм барлык зәй халкы исеменнән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендәге делегация котлады.

Рабит Батулла М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесының танылган татар актерлык студиясен тәмамлаган, җәмәгать эшлеклесе, драматург, язучы. Ул шулай ук театр режиссеры һәм педагог, телевизиончы, татар халык гореф-гадәтләре турында йөздән артык тапшыру булдырган шәхес. Рабит Батулла өч дистәдән артык китап авторы, шуларның егермедән артыгы балалар өчен язылган китаплар.

Чара программасында спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Иҗат коллективлары чыгышлары дуслар, хезмәттәшләр котлавы белән аралаштырып алып барылды. Сценарий авторы- юбилярның улы Нурбәк Батулла булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International